Хезмәт

Бүген бездә – бәйрәм, бездә – юбилей!!! (+фото)

"Хезмәт"ебезнең бүген 90 еллык юбилее.

90 еллык тарихы булган "Хезмәт" газетасы нәшер ителә башлаган көненнән алып, бүгенгәчә, меңнәрчә райондашларыбызның - берничә буын укучыларыбызның сердәшчесе дә, якын дусты да булды. Әгәр тегелмәләргә күз салсаң, гаҗәпкә каласың: бу елъязмаларга барысы да сыйган - анда сәясәт тә, тормыш-көнкүреш тә, еллар, чорлар кайтавазы, язмышлар һәм ялгышлар да, халкыбызның уй-ниятләре, шөгыль-кызыксынулары - бар да бар. Тарих өчен бары бер мизгелгә тиң бу еллар район газетасы өчен бик күп вакыт, үтелгән тулы бер дәвергә тиң шул. Бу еллар эчендә күпме кешенең йөрәк җылысы, ышанычы, дөньяга карашы аңарда чагылыш тапкан һәм күпме кешенең тынгысыз хезмәте кергән!

Газетабыз һәм сайтыбыз соңгы еллар эчендә күптөрле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулады. Безнең белән даими тыгыз бәйләнештә эшләүче хат ташучыларыбыз да ел саен "Татмедиа" үткәргән бәйгеләрдә җиңү яулый, районыбыз җитәкчелеге дә, аңлап, эшчәнлегебезгә югары бәя бирә, коллективыбыз да сәләтле, тырыш. Кыскасы, 90 еллык бәйрәмебезне бәрәкәтле иҗат багажы, өлкәннәр фатихасы һәм киләчәккә матур өметләр белән каршылыйбыз.

Уртак бәйрәмебез белән Сезне!

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: