Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хезмәткә - 90

Тирәндә икән лә тамырлар...

2022 елда район газетасы үзенең 90 еллык юбилеен бәйрәм итә.

90 еллык тарихы булган «Хезмәт»ебез нәшер ителә башлаган көненнән алып, бүгенгәчә, меңнәрчә райондашларыбызның – берничә буын укучы-ларыбызның сердәшчесе дә, якын дусты да булды. Әгәр тегелмәләргә күз салсаң, шаккатасың: аның елъязмаларына барысы да сыйган – анда сәясәт тә, тормыш-көнкүреш тә, еллар, чорлар кайтавазы, язмышлар һәм ялгышлар да, халкыбызның уй-ниятләре, шөгыль-кызыксынулары – бар да бар. Тарих өчен бары бер мизгелгә тиң бу еллар район газетасы өчен бик күп вакыт, үтелгән тулы бер дәвергә тиң шул. Бу еллар эчендә күпме кешенең йөрәк җылысы, ышанычы, дөньяга карашы аңарда чагылыш тапкан һәм күпме кешенең тынгысыз хезмәте кергән!

Газетаның иң беренче саны 1932 елның гыйнваренда «МТС» исеме белән дөнья күрә. Балтач районы редакциясендә әзерләнеп, Арча типографиясендә басыла. 90 ел эчендә газетабыз өч тапкыр баш исемен алыштыра. «МТС» булып чыкканнан соң, бераздан «Югары уңышка» дип үзгәртелә. 1958 елда удмуртчага тәрҗемә ителеп, «Азьлане» («Алга») газетасы чыга башлый. 1962 елда исә Балтач һәм Арча районнары берләштерелә. Бу елларда райондашлар әлеге уртак «Коммунизмга» газетасын алдыра. 1965 елда, «район кайткач», «Хезмәт» исеме белән Балтачның үз газетасы дөнья күрә башлый. Нинди генә исем астында басылса да, газета үз укучысына рухи азык өләшүгә тугры кала, җирле хакимият белән халык арасын дип-ломатларча тыгыз бәйләнештә тота. Әле дә газетабыз район тормышында, җирле мәсьәләләрне хәл итүдә әһәмиятле роль уйный, район җитәкчелеге белән уртак фикергә килеп, халыкка объектив, актуаль мәгълүмат җиткерүдә оператив эшли.

2008 елдан «Хезмәт»ебез «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә кушыла. Газетабыз өчен заманча яңа мөмкинлекләр ачыла, матди база яңартыла һәм ныгый, эчтәлеге дә, төзелеше дә яңа таләпләр нигезендә камилләшә. Төп яңалык буларак, «Хезмәт»нең электрон варианты барлыкка килә һәм ул райондашлар арасында елдан-ел популярлаша бара. Газетабыз һәм сайтыбыз соңгы еллар эчендә күптөрле конкурсларда катнашып, җиңүләр яулады.

2014 елдан башлап, биш ел рәттән «Ел лидеры» булып танылуы үзе үк күпне сөйли. Ел саен районыбыз хат ташучылары да «Татмедиа» үткәргән бәйгедә җиңү яулый, бу исә безнең элемтәчеләр белән дә бердәм булуыбызны, аңлашып эшләвебезне күрсәтә. Шулай ук хәбәрчеләребез, газета укучыларыбыз белән дә элемтәләребез нык. Бу мөнәсәбәтләрнең, бу хезмәттәшлекләрнең дәвамлы булуы тагын да куанычлы.

90 еллык юбилей елында да бергә булырбыз, бердәм булырбыз дип ышанабыз. Шул уңайдан сезгә үтенечебез дә бар: шушы көннән башлап, «Хезмәт»ебез белән бәйле истәлекләрне, күңел түрләрендә йөргән хатирәләрне безгә юлласагыз иде. Алар сайтыбызда һәм газетабыз битләрендә, һичшиксез, үз урынын табачак. Юбилей уңаеннан үткәннәргә бергәләп кайтып килик, хәтер утларын тергезик әле... Без дә үз чиратыбызда сезне шундый язмалар белән сөендерербез.

Фото: редакциябез архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Хезмәт" 90 еллык юбилей