Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хезмәткә - 90

Югалта күрмә берүк!

Хөрмәтле коллегарарым, “хезмәт”леләр! Сезне чын күңелемнән газетаның юбилее белән ихластан тәбрик итәм. Бәйрәмдә сезнең янәшәдә була алмасам да, ул көнне күңелем белән сезнең янәшәдә идем. Бәйрәм фотоларын күреп, үзегезне күргәндәй булдым.

Беренче хезмәт елларым сезнең белән башланды, рәхмәт сезгә, эшкә өйрәттегез, тормышта югалып калмаска юллар күрсәтегез. Редакциядә эшләгән һәркем үзе дә белмичә район тарихын язу эшендә катнаша икән. Авыл тарихын язу эшенә керешкәч, авылдашлар белән аралашканда шкафларында яткан саргаеп беткән “Хезмәт” газеталарын чыгаралар да, югалта күрмә берүк, гомерем буе сакладым, бик кадерле истәлек бу безнең, диләр. Ә анда шушы гаиләгә, авылга бәйле язма урын алган була.

Каләмдәшем, авылдашым Фәридә апа Шакирова белән тыгыз элемтәдә торабыз. Бер көн ул шалтырата. “Ялгыш бер адымым аркасында 51 ел саклаган язмамны югалттым бит, авыл кешеләренең ачы сагышы иде анда. Сугыш аркасында тол калган, ирләрен югалткан авылдашларым язмышы иде,” - дип өтәләнә. Компьютерны ачып Фәридә апа җибәргән язмаларны тагын бер кат барлап чыкканда, ул әйткән язма да килеп чыкты бит, миңа күчермәсен биргән булган. Тизрәк аңа шалтыратам. “1971 елда үзләре белән күрешеп язган язмам иде, шөкер, табылды, инде аларның берсе дә исән түгел, хет сагышлары кереп калсын иде тарихка”, - диде үзе дә күптән түгел 80 яшен тутырган олпат язучыбыз.

Бу көннәрдә редакция коллективы гына түгел, һәр райондашыбыз “Хезмәт” газетасына бәйле вакыйгаларны күңелләрендә барлагандыр. Фәлән елда алар минем турында да язган иде бит дип, эчтән генә горурланып та куйгандыр. Очраклы гына очрашып, очраклы гына язылган журналистның язмасы киләчәктә авыл өчен әйтеп бетергесез кадерле бер информациягә әверелергә мөмкин икәнлеген без уйлап та карамыйбыз. Ә бит Бөрбашның колхозлашу чорына бәйле вакыйгаларын нәкъ менә озак еллар газетабызны җитәкләгән Әхәт абый Фазылҗанов колхозлашу елларында авыл советы председателе булып эшләгән Фәхретдин Баһаветдинов белән очраклы гына очрашып, 1962 елда “Коммунизмга” (Арча белән кушылып торган чорлар) район газетасында язып чыга. Шул язманы мәктәп укучылары альбомга ябыштырып куя. Инде ул чорны Бөрбашта белүче юк, ә саргаеп беткән кәгазь битләре шул елларны сакланган.

Фәридә апа белән мин туып үскән урам, Вакыйф Мансурович, сез ничә еллар дәвамында Бөрбашның иң пычрак урамын (шөкер, хәзер андый юллар авылда юк инде) ерып Нормабаштан Бөрбаш урта мәктәбенә белем алырга килгән урам Фәхретдин Баһаветдинов исемен йөртә. “Халыкны корткан Фәхретдин исемен ник безнең урамга бирделәр икән”, - дип без бала чакта урам картлары сөйләшә иде. Фәхретдин авылда яңа тормыш төзүче актив кешеләрнең берсе була, каршылыклар белән күп очраша. Әхәт абыйның әлеге язмасы булмаса, колхозлашу чорының ачы дөреслеген  без инде белә алмаган булыр идек.

Хөрмәтле “хезмәт”леләр! Сезгә киләчәктә дә уңышлар телим, сез язган һәр язма ул районның үтәкәнен яктыртучы кадерле бер хәзинә булсын. Журналистларга белем бирүче галим Васил Заһид улы Гарифуллин әйткәнчә, иҗат газаплары белән янып, дәртләнеп эшләргә язсын сезгә, уңышларыгыз күп булсын, укучыларыгыз яратып укысын, иң кадерле ядкар буларак, һәр саныгыз кешеләрнең сандык төпләрендә саклансын.

Уңышлар теләп, Лилия Нурмөхәммәтова 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев