Балтач мәктәбе укучысы рус теле буенча имтиханда 100 балл җыйган
Көн темасы

Балтач мәктәбе укучысы рус теле буенча имтиханда 100 балл җыйган

Алияне һәм аның остазы искиткеч уңышлары белән котлыйбыз!

Балтач урта мәктәбеннән искиткеч хәбәр килде. 11 сыйныфны тәмамлаган Алия Нәбиева рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган.

Югары нәтиҗә чыгарылыш сыйныф укучысының тырыш хезмәте, максатчанлыгы һәм җитди әзерлеге нәтиҗәсе турында сөйли. Алиянең уңышы мәктәп коллективы өчен генә түгел, бөтен район өчен зур горурлык. Бу нәтиҗә укучының югары әзерлек дәрәҗәсен һәм педагогларның профессиональлеген тагын бер кат раслый.

Алияне һәм аның остазы  Люция Илдус кызы Шәйхетдинованы зур уңышлары белән котлыйбыз! 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


100 балл

Нет комментариев