20 гыйнвар көнендә Балтач муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2023 елның беренче никахы рәсмиләштерелде.
Нияз һәм Диләрә Әлмөхәммәтовлар беренче номер астында никах төзү турындагы актлар язмасына кул куйдылар.
Бүлек хезмәткәрләре беренче дәүләт документы - никахлашу турында таныклык тапшырдылар һәм яшь парларга ныклы сәламәтлек, тынычлык, мәхәббәт һәм озак еллар бергә гомер итүләрен теләделәр.
Беренче өйләнешүче парга район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырылды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев