Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән узучы «Ел хатын кызы» бәйгесендә ел саен райондашларыбыз актив катнаша.
Быел да зона этабында Балтач урта мәктәбе директоры Гөлчәчәк Гыйләҗева «Әйдәүче хатын-кыз”, Нөнәгәр авылыннан Нурия Гарифуллина “Өлкән буын хатын-кызы” номинациясендә җиңү яуладылар. Яңгул мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Сабирова “Мәдәният һәм рухият” номинациясендә махсус диплом белән бүләкләнде. Бүген әлеге күркәм ханымнар башкалабыз Казанда - Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында, тәбрикләү тантанасында. Делегация составында Россия Герое Олег Исаевның әнисе Вера Исаева, Кече Лызи урта мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Наталия Антонова, район хатын-кызлар оешмасы рәисе Фирая Хәкимҗанова да бар. Әлеге уңган, күркәм, мәрхәмәтле ханымнарны 8 март көнне районда узачак бәйрәм чарасында да район җитәкчелеге котлаячак.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев