Балтачлылар чираттагы ярдәмне озаттылар (фото)
Көн темасы

Балтачлылар чираттагы ярдәмне озаттылар (фото)

Балтач районы халкы Украинада барган махсус операциядә катнашучы солдатларга беренче көннән үк ярдәм итәргә алындылар.

Бистәбездә, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр оекбаш-бияләйләр бәйләделәр, сеткалар үрүне оештырдылар, гуманитар ярдәм җыюда да активлыкны киметмиләр.
Гуманитар ярдәмнең чираттагысы, бүген, дүрт Газель машинасына төялеп, райондаш егетләребезгә китте. 

– Махсус операциядә катнашып, туган илебезне яклаган егетләребезгә чираттагы гуманитар ярдәмне алып барабыз, гомуми авырлыгы 8 тоннадан артык йөкне исән-сау илтеп җиткерергә язсын. Бүгенге йөк белән алгы планга мичләр, генераторлар, балталар, дружба кебек кирәк-яраклар, шулай ук азык-төлек продукциясе дә бара. Әлеге изге эштә катнашкан, битараф калмаган районыбыз халкына бик зур рәхмәт," – ди гуманитар йөкне озата баручылар рәтендә булган актив волонтёрыбыз Айдар Хисматуллин.

 

Чыганак

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


ярдәм

Нет комментариев