Бакчада тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре дүртаяклы дусларыбызга азык җыю турындагы чакыруны бик теләп кабул иткән
Норма авылының Тургай балалар бакчасында «Кечкенә дустыңа зур ярдәм» хәйрия акциясе узды.
Бакчада тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре дүртаяклы дусларыбызга азык җыю турындагы чакыруны бик теләп кабул иткән.
Акция барышында этләр һәм мәчеләр өчен җыелган азыкны зооволонтер Садикова Әнисә Рәүф кызына тапшырганнар.
Әнисә исә балаларга ничек итеп ташлап киткән көчекләрне, яралы мәчеләрне коткаруы, аларга ярдәм итүе турында сөйләгән, аларны ничек дөрес ашатырга, нинди прививкалар кирәклеген аңлаткан.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев