Балтачта «Авыл яши» республика проекты старт алды (фото)
Көн темасы

Балтачта «Авыл яши» республика проекты старт алды (фото)

Мәгълүмати проект авылны саклауга-яшәтүгә юнәлдерелгән.

Бүген районыбызда «Авыл яши» республика проекты старт алды.

Әлеге мәгълүмати проект авылны саклауга-яшәтүгә юнәлдерелгән.

Очрашуда район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыклары, китапханәчеләр, аграрийлар катнаша. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Авыл хужалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллин, Татарстанның крестьян-фермер хуҗалыгы ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров һәм башка иптәшләр авылга кагылышлы мәсьәләләр турында ачыктан-ачык сөйләштеләр, киңәш-тәкъдимнәр бирделәр, ярдәм чаралары турында җиткерделәр.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев