Бүген Пушкин көне!
Көн темасы

Бүген Пушкин көне!

Һәр елны 6 июнь Россиядә Пушкин көне (Рус теле көне) буларак билгеләп үтелә. Юкка гына түгел билгеле, чөнки моннан 218 ел элек бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туа.

Пушкин безне гомер буена озата килә. Балачакта аның тылсымлы әкиятләрен укысак, үсә төшкәч гашыйк, иза чигүче Пушкин белән танышабыз. Без үзебез дә ничек итеп Пушкин белән бергә зурайганыбызны, ә аннан соң өлкәнәйгәнебезне сизмичә дә калабыз.
Әлеге дата хөрмәтенә «Факел» хезмәткәрләре СМУ мәйданчыгында кызыклы квест уеннары үткәрә.
7-14 яшьлек балаларны бүген көндезге сәгать 3тә бәйрәм чарасына чакырып калабыз.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев