Георгий тасмасы - Җиңү билгесе
Көн темасы

Георгий тасмасы - Җиңү билгесе

Георгий тасмасы Георгий Ордены белән бергә 1769 елда барлыкка килә.

СССРның Югары Советы Президиумы Указы нигезендә 1943 елның 8 ноябрендә тасма Дан Орденының бер өлешенә әйләнә. Шул сәбәпле Бөек Ватан сугышында катнашканнарның истәлегенә багышлап 9 майга кадәр туган илебез тарихына хөрмәт белдереп, миллионлаган кешегә тасма өләшенәчәк.
Җиңү бәйрәме алдыннан Георгий тасмасы белән машиналарны бизәү дә соңгы елларда күркәм традициягә әйләнде. Әлеге чарадан балтачлылар да читтә калмый. Бөек Җиңүдә катнашып, илебез тынычлыгы өчен көрәшкән әби-бабайлар хөрмәтенә без дә Георгий тасмасы тагып, ул көннең мөһимлеген йөрәк түрләребездә йөртәбез.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев