Карадуган балалар бакчасында республика семинары үтте(фото)
Көн темасы

Карадуган балалар бакчасында республика семинары үтте(фото)

Бүген Карадуган балалар бакчасында «Билингваль белем процессында балалар бакчаларында поликультур тәрбия бирү » буенча өлкән тәрбиячеләр өчен республика семинары оештырылды.

Эшчәнлек Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында тәкъдим ителде.

Бакча тәрбиячеләре кунакларга төрле шөгыльләр, квест- уеннар, мастер -класслар тәкъдим итте.

Киңәшмә эшендә Казан тәрбиячеләре хезмәт алымнары белән уртаклашты, ТР  Мәгарифне үстерү институты белгечләре Карадуган балалар бакчасының эшенә югары бәя бирделәр.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


семинар Карадуган

Нет комментариев