18еннән алып 30 июльгә кадәр җөмһүриятебездә Универсиада алдыннан терроризмга каршы хәзерлекне ачыклау максатыннан өйрәнүләр башланды.
Өйрәнүләр барышында махсус өйрәтелгән диверсантларны ачыклау һәм кулга алу каралган. Алар спорт комплексына, кибетләргә, кино-театр кебек халык күп җыела торган урыннарга үтеп кереп, шартлаткычлар, миналар куярга мөмкин. 20-40 яшьлек әлеге ир-егет диверсантлар җирле халыкка үзләрен фатирга, өйгә кертергә сорарга, машинасын арендага алып торырга, Сим-карта, кәрәзле телефон биреп торуларын үтенергә мөмкин. Шундый шикле кешеләргә юлыгасыз икән, кичекмәстән полициягә - 02 яки 2-43-46 телефон номерларына шалтыратуыгыз сорала.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев