Әгәр Сезгә үз шәхси мәнфәгатьләре өчен хезмәт вазыйфаларыннан файдалану, "хөкүмәт акчасын үзләштерү, ришвәт бирү, ришвәт алу" очраклары билгеле булса, "Ышаныч әрҗәләре»нә язып сала аласыз.
- шәһәр тибындагы Балтач поселогы, Ленин урамы, 42 нче йорт, Татарстан Республикасы, Балтач районы башкарма комитеты бинасы, 1 кат.
- шәһәр тибындагы Балтач поселогы, Ленин урамы, 1нче йорт, "Балтач район үзәк хастаханә" бинасы;
- шәһәр тибындагы Балтач поселогы, Ленин урамы, 57 (а) нче йорт, "Универмаг" сәүдә үзәге.
Шулай ук Балтач муниципаль районы җирлегендә эшләп килүче "Ышаныч телефоннары»на да мөрәҗәгать итә аласыз:
2-43-80 - район прокуроры вазыйфаларын башкаручы Ф.Г.Шәрифуллин;
2-53-42, 2-43-46 - РФ эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге;
2-44-76 - Балтач муниципаль районы башлыгы ярдәмчесе Э.Ф.Гарипова.
Соңгы елларда, халык фикере буенча, иң коррупциячел исәпләнгән һөнәрләр билгеле булды. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТРның социаль-икътисади мониторинг комитеты җитәкчесе урынбасары Ольга Семенова хәбәр итте. "Соңгы елларда антилидерлар рәтендә берничә һөнәр иясе бар. Болар - ЮХИДИ һәм медицина хезмәткәрләре, югары уку йортларында белем бирүчеләр. Әмма аларга карата халыкта хәзер караш үзгәрә. Шулай булуга да карамастан, бу һөнәрләр беренче урыннарны били", диде ул.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев