Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

3 июль - юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре

Юллардагы иминлекне тәэмин итүче ЮХИДИ хезмәткәрләре дә эшчәнлекләрен принципиаль юнәлештә алып барсалар да, күңелләрендә һәрчак изгелек.

Юллардагы торыш, кешеләр гомерен һәм сәламәтлеген саклау, машина йөртүчеләрнең, җәяүлеләрнең җаваплылыгы һәм үзара ихтирамлы булып хәрәкәт итүләре - әлеге тармак хезмәткәрләренең оперативлыгына, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү һәм булдырмауга юнәлдерелгән эзлекле эш алымнарына, төгәл һәм дөрес гамәлләренә бәйле.

Яшәешебез юллардан аерылгысыз, хәзер бигрәк тә, - ике кешенең берсе машиналы, руль артында. Транспорт хәрәкәте агымының елдан-ел көчәя баруы нәтиҗәсендә юллардагы иминлек мәсьәләсенең дә җитдиләнүе күз алдында. Төрле коточкыч һәлакәтләрне көн саен диярлек ишетеп, куркуга калабыз һәм ЮХИДИ хезмәтенең җәмгыятебез өчен ни дәрәҗәдә кирәк булуын йөрәгебез белән тоябыз, мөһимлеген, әһәмиятен аңлыйбыз.

Юллардагы иминлекне тәэмин итүче ЮХИДИ хезмәткәрләре дә эшчәнлекләрен принципиаль юнәлештә алып барсалар да, күңелләрендә һәрчак изгелек. Районыбызда һәлакәтләрне булдырмау, фаҗигале үлемнәргә юл куймау, шоферларны гел кисәтеп тору, кануннарның үтәлешен тәэмин итү, юл кагыйдәләрен бозучыларга карата тиешле чаралар күрү - аларның хезмәт бурычлары булып тора.

Һәрбер ЮХИДИ өлкәсендә эшләүче һәм эшләгән кешеләргә сәламәтлек, гаилә бәхете, тынычлык телибез.

@kaytavaz_baltasi

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз ЮХИДИ хезмәткәрләре көне