Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

8 март сезнең өчен нинди бәйрәм?

8 март – 19нчы гасыр урталарында ук билгеләп үтелә башлаган, иң өлкән, шул ук вакытта, гасырлар кичеп тә, үзенең кыйммәтен югалтмаган сирәк бәйрәмнәребезнең берсе.

1914 елдан даими үткәрелсә дә, аннан соң бик күп бәйрәмнәр барлыкка килсә дә, килешәсездер, бу бәйрәм әле дә иң көтеп алынганы, иң матуры. Язның тәүге, чәчәкле бәйрәме якынлашкан көннәрдә без ир-егетләргә бер сорау белән мөрәҗәгать иттек: “Сезнең өчен 8 март нинди бәйрәм?”

Таһир ҺАДИЕВ – ТР Дәүләт Советы депутаты, Балтач районы якташлар җәмгыяте җитәкчесе:

– 8 март барыбыз өчен дә бик кадерле бәйрәм. Бала чакта ничек көтеп алсам, бүген дә мин аны шундый ук түземсезлек белән, дулкынланып көтеп алам. Башкалар өчен дә шундый кабатланмас бер бәйрәмдер дип уйлыйм. Шул уңайдан, барлык якташ хатын-кызларыбызны әлеге матур бәйрәм белән котлыйм. Һәрберсенә хатын-кыз бәхете, Әни булу бәхете телим. Балалары өчен сөенеп-горурланып яшәсеннәр! Эшләре уң, тормышлары мул, җаннары тыныч булсын!Үткәннәрендә күңелләрне җылытырлык матур хатирәләр күп булсын, бүгенге көндә кылган гамәлләре сөендерсен, ә иртәгеге көндә өмет-ышаныч көтеп торсын! Кадерле, кирәкле, бәхетле булсыннар! Иң изге теләкләр аларга!

Айдар ХӘЙРЕТДИНОВ – район башкарма комитеты җитәкчесе:

– 8 март – язның тәүге, бик күпләрнең яраткан бәйрәме булса, безнең гаилә өчен бу көнне икеләтә бәйрәм – Арбор авылында яшәүче әниебез Гөлсимәнең туган көне дә. Шуңа күрә үзебезне белә башлаганнан бирле без 8 мартны аеруча дулкынланып көтеп алабыз. Әниләребез бит барыбыз өчен дә иң кадерле, иң изге кешеләр. Безгә гомер бирүчеләр. Кешелекне яшәтүчеләр. Гаилә учагын саклаучылар. Аларга кадер-хөрмәтебез бәйрәм көннәрендә генә булмасын иде, һәркөнне кайгыртып-сөендереп яшик, җылы сүзләребез белән аларга яшәргә көч, тормышларына ямь өстәргә тырышыйк. Без, ир-егетләр, үсеп килүче кызларыбызны, сеңелләребезне, инде үзләре әни-әби булган апаларыбызны, һәрчак янәшәдә булган тормыш иптәшләребезне дә хөрмәтләп яшәргә өйрәник. Мин бөтен әниләрне, әбиләрне, хөрмәтле хатын-кызларыбызны, апа-сеңелләрне шушы матур бәйрәм белән ихлас күңелемнән котлыйм, күңелләрегездә һәрчак яз, җылылык, наз булсын, сөенеп яшәргә язсын дип телим.

Ранил ГЫЙЛЬВАНОВ – юридик консультация мөдире:

– Минем өчен 8 март, беренчедән, әниләр бәйрәме. Аерым әниләр көне үткәрелсә дә, балачактан күңелгә шулай сеңеп калган. Ә икенче яктан караганда, тормышта бит әни – үз урынында, хатын – үз урынында, кыз балалар – үз урынында бик кирәк һәм бик кадерле. Менә шуларның бөтенесенең уртак бәйрәме булгач, үзеннән-үзе гаилә бәйрәменә әйләнә инде ул. Барысы да исән-сау булсыннар, елмаеп, куанып яшәсеннәр. Алар бәхетле булса гына, без, ир-егетләр бәхетле булабыз бит. Димәк, безгә янәшәдәге хатын-кызларыбызны бәхетле итү өчен тырышырга, аларның йөзеннән һәр көндә елмаю, нур китмәслек итеп яшәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X