Бәйрәм белән!
Елның көн озынлыгы буенча иң кыска көнендә – 22 декабрьдә – энергетикларның һөнәри бәйрәмнәре билгеләп үтелә.
Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм лаеклы ялдагы тармак ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез — Энергетиклар көне белән ихластан котлыйм.
Авыл хуҗалыгы, сәнәгать предприятиеләре, социаль учреждениеләрнең өзлексез эшләве, йортлардагы җылылык һәм уңайлылык турыдан-туры сезнең хезмәткә бәйле. Хезмәтегез мактаулы да, җаваплы да. Үз эшегезгә җаваплы карап, вазыйфаларыгызны намус белән башкарганыгыз өчен зур рәхмәт!
Бәйрәмегез уңаеннан сезгә нык сәламәтлек, яхшы кәеф, гаилә иминлеге, зур уңышлар телим! Тәрәзәләребездә һәрвакыт ут балкып торсын, йортларыбызда тынычлык һәм үзара аңлашучанлык хөкем итсен!
Рамил Нотфуллин,
Балтач муниципаль районы башлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев