Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

БҮГЕН МӨХТӘРӘМ РАЙОНДАШЫБЫЗГА 80 ЯШЬ ТУЛДЫ! ?

? Алтынсу сары көзләрдә танылган шагыйрь, публицист, тәрҗемәче, тарихчы, гомумән киңкырлы шәхес, Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе, республикабызның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Гарифҗан Мөхәммәтшинның гомер бәйрәме.

Гарифҗан абый – бик күп шигырьләр, китаплар, алтмышлап җырлар авторы булуы белән дә Балтачыбызны еракларга таныткан кеше ?? Рөстәм Яхин иҗат иткән бәгырьләргә тия торган «Керим әле урманнарга» җыры үзе генә дә ни тора! ?

Гарифҗан абыйның тагын бер титаник хезмәте – ул ике томлы Балтач энциклопедиясен төзеде, районыбыз мәчетләре тарихын язды, хәзер исә авыл тарихларын язу юнәлешендә фидакарь хезмәт куя. Яшь каләм ияләрен барлауда, үстерүдә, осталыкларын арттыруда да аның өлеше зур ??

АНЫҢ турында озак сөйләргә була... Хөрмәтле Гарифҗан Садыйкович! Күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез! Үткәндә кылган изге, игелекле гамәлләрегез барыр юлларыгызны бәрәкәтләндерсен, көйләргә салынгын җырларыгыз тормышыгызны бизәсен, гомер юлдашыгыз Асия ханым белән балаларыгыз бәхетенә кинәнеп, оныкларыгызның кадер-хөрмәтенә төренеп, мәңге бәхетле яшәгез! Иҗатыгыз сүнмәсен-сүрелмәсен, җанга рәхәт робагый-шигырьләрегез яшәү рухын арттырсын, туган телебезне саклап калуда кылган гамәлләрегез, үтемле фикерләрегез мәңгелек нур булып балкысын! Тарихи язмаларыгыз киләчәк буыннарга барып җитеп, мәшһүр исемегезне рәхмәтләргә күмсен! Исәнлек-саулык белән, озын гомерле булып, мул, имин тормышта таза-тыныч яшәүләр насыйп булсын! ??

Сезнең иҗат – яраттыра белә торган, чит илдәге милләттәшләребезне дә куандырган, татар теле һәм моңы белән дөньякүләм әдәбиятта һәм мәдәнияттә үз урынын тапкан иҗат ул, мәңге шулай дәвам итсен…??❤️❤️❤️

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юбилей котлыйбыз Гарифҗан Мөхәммәтшин

2
X