Көшкәтбаш авылында туып , бүгенге көндә Балтачта яшәүче газиз әниебез ӘЛФИЯ ИСРАФИЛ кызы ГАБДУЛЛИНАның 55 яшьлек күркәм юбилее.
Кадерле, сөекле әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Сиңа озын гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәтлеге, саулык-сәламәтлек телибез. Һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, сабыр булып, әтиебез Равил белән тигезлектә, бәрәкәтле имин тормышта, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, уңышларга сөенеп, озак яшәргә насыйп булсын. Рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп яшә.
Әнкәй, диеп әйтер кешең булу
Нинди бәхет бит ул дөньяда.
Шатлыкларың булса - уртак була,
Кайгыларың булса - югала.
Җирдә кояш нуры балкыгандай,
Син балкыйсың безнең күңелдә.
Тормышыбыз синең белән матур,
Рәхмәтлебез сиңа гомергә.
Сине яратып, әтиебез Равил, балаларың һәм оныкларың.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев