Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Әгәр исән булса, бүген әтиебезгә 70 яшь тулган булыр иде...

Озак еллар район эчке эшләр бүлегендә хезмәт куйган, кинәт арабыздан киткән кадерле әтиебез Фәрит Камаловның якты истәлегенә багышлана.

Иртә киттең, әти, арабыздан,
Ерагайды инде эзләрең.
Ятим калды нигез, сине көтеп әни
Тәрәзәдән алмый күзләрен.

Кайтып керерсең күк элеккечә,
Берни булмагандай сөенеп.
Кочып-кочып сөяр идек, әтием,
Үтәр ахры гомер көенеп.

Сагынабыз, юксынабыз сине,
Йөрәгебез бик тә яралы.
Күңелләрдән һич тә китмисең син,
Әрнүләргә чара чамалы.

Уйларымны уйга ялгыймын да,
Сизми калам күңел тулганын.
Бик көтсәң дә, әти, күрми киттен,
Төпчегеңнең кызыл туйларын.

Гел хәтердә шат елмайган йөзең,
Тапкыр сүзең, изге күңелең.
Чал чәчеңнән сыйпап үбәр идек,
Кайтып шул әтиле чакка.

Бүген сиңа 70 тулган булыр иде,
Җыелдык без әнкәй өенә.
Яшә, әти, күңелләребездә
Бер бик матур җыр булып.

Искә алуыбыз әтиебез рухына дога булып барып ирешсен. Әтиебезнең кылган изге эшләрен без - якыннары гына түгел, дуслары, тугыннары да онытмый.

Балалары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: искә алу