Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Хезмәтенә күрә — хөрмәте

Кеше хезмәте белән бәхетле. Һәр кеше хезмәтен яратып, һәр эшне тырышып, җиренә җиткереп башкарырга, эшләгән эшеннән тәм табарга һәм нәтиҗәсен күреп сөенергә тиеш.

Борнак мәдәният йортында «Акчарлак» балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп коллективлары катнашында «Хезмәтенә күрә - хөрмәте» исемле концерт куелды.
Авыл хуҗалыгы тармагында тырышып эшләгән кешеләрне хөрмәтләп матур җырлар яңгырады. «Шушма» хуҗалыгын (бүгенге «Борнак» җәмгыяте) күп еллар җитәкләгән җитәкче мәрхүм Фәрит Җамалиевны искә алып үттеләр. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләп сәхнәдә Илнур Хәбибуллин, Рүзия Габдрахманова, Динә Муллахмәтова, әниле-балалы Зәлинә һәм Чулпан Гыйләҗетдиновалар, Инсаф һәм Гөлназ Мөбарәкшиналар, Диана һәм Ләйлә Вилисоваларның матур җырлары яңгыраса, укучылар һәм яшьләр тарафыннан төрле биюләр тәкъдим ителде. Рүзилә апа Габдрахманованың өздереп баянда уйнавы һәм матур итеп җырлавы һәркемнең күңелендә соклану хисе калдырды. Чулпанның үзе язган шигырьләрен һәркем яратып кабул итте.
Бәйрәм концерты җыр-биюләрдән генә тормады, мәзәк, скетчлар белән үрелеп барды. Балалар бакчасы мөдире Тәскирә Муллагалиева һәм укытучы Гүзәлия Муллагалиева концертны матур, оста итеп алып бардылар. Балалар бакчасы һәм мәктәп коллективының барлык хезмәткәрләре дә үзләренең бар якка булган осталыкларын күрсәттеләр.
Шушындый матур, бай эчтәлекле концертның программасын укытучы Миләүшә Хәбибуллина төзегән. Концерттан соң, җәмгыять җитәкчесе Рәфкать Нәҗипов сәхнәгә менеп үзенең изге теләкләрен авыл хуҗалыгында эшләүче хезмәткәрләргә һәм концертны куйган коллективларга җиткерде. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәтләрен югары бәяләгән концерт халык күңелендә матур тәэсир калдырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X