Хезмәттәшебез Шәрәфетдинова Гүзәл Шамил кызынның күркәм бәйрәме - туган көне
Котлыйбыз

Хезмәттәшебез Шәрәфетдинова Гүзәл Шамил кызынның күркәм бәйрәме - туган көне

Бүген хөрмәтле хезмәттәшебез Шәрәфетдинова Гүзәл Шамил кызынның күркәм бәйрәме - туган көне.

Хөрмәтле Гүзәл Шамилевна! Гомер бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Сез тормыш мәшәкатьләренә күмелмичә, намуслы хезмәтегез, ихласлыгыгыз, күңел көрлеге белән хезмәттәшләрегез өчен һәрвакыт борчылып яшисез. Коллективта Сезнең абруегыз зур, олы ихтирам казанасыз.
Җир йөзендәге иң изге, иң матур теләкләребезне җиткереп, кайгы-хәсрәтсез озын гомер, нык сәламәтлек, күтәренке рух, бәхет-куанычлар, күңел тынычлыгы һәм иминлек телибез.
Шатлык-куанычлар юлдаш булсын,
Кайгы-хәсрәт ишек какмасын.
Ходай сине барыбыз өчен
Күз карасы кебек сакласын.
Иң изге теләкләр белән хезмәттәшләрең.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев