Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Хөрмәтле РӘИС ХАРИСОВИЧ!

Хөрмәтле РӘИС ХАРИСОВИЧ! Сезне гомерегезнең олы бәйрәме - 60 яшьлек юбилеегыз белән ихлас күңелдән котлыйбыз!

Котлауларыбызга кушып Сезгә иң изге теләкләребезне дә ирештерәбез: ныклы сәламәтлек, озын-озак игелекле гомер, гаилә бөтенлеге, йорт-нигезегезгә бәрәкәт телибез.
Сез инде 35 елдан артык ДОСААФ оешмасында эшләү дәверендә бик күпләрне юл хәрәкәте нечкәлекләренә, транспорт белән
идарә итү серләренә өйрәтәсез һәм үзегезнең гаҗәеп тырышлык һәм кешелеклелек, максатка ирешүгә тулы омтылыш, төгәллек
һәм һәр эшкә җаваплы караш кебек гүзәл сыйфатларыгыз аша һәркемдә үзегезгә карата зур хөрмәт уятасыз.
Без Сезне җаваплылыкка, сабырлыкка, үзебез сайлаган һөнәрне яратырга өйрәткән таләпчән һәм акыллы шәхес буларак ихтирам итәбез.
Юбилеегыз мөбарәк, тормышларыгыз түгәрәк булсын! Һәрвакыттагыча көчле рухлы һәм игелекле, ярдәмчел, туры сүзле булып калыгыз. Уй-теләкләрегез төгәл, туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз нык, гомерегез бәхетле булсын.

Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын Сезгә мул гына.
Без телибез Сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Яшә тоеп дөнья матурлыгын,
Якыннарың күңел җылысын.
Сәламәтлек бирсен Ходай сиңа,
Бу бәхетнең иң-иң олысы.

Ихтирам белән ДОСААФ оешмасы коллективы.
kupi-buketik.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250