Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Ихлас күңелдән

Хөрмәтле райондашлар! Сезне якынлашып килүче Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлыйм!

Яңа ел – олылар да, кечеләр дә түземсезлек белән көтә торган иң яраткан, якты, җылы бәйрәм ул. Яңа елны каршылаганда һәркем бу серле минутларда үткәнен барлый, киләчәккә планнар кора.

Узып баручы ел Балтачыбыз өчен истәлекле, күркәм булды, – һәр башлаган эшебезне уңышлы гына тәмамлый алдык. Барлык башлангычларыбызны да хөкүмәтебез хуплап кабул итә. Республика программаларында актив катнашуыбызга күрә, бистәдәге, авыллардагы яшәеш өчен мөһим объектлар төзү, ремонтлау эшләрен дәвам иттерәбез, киләчәккә йөз тотып эшлибез, болар – барыбызның да уртак тырышлык нәтиҗәсе. Бергәләп башкарган эшләребез өчен, кадерле балтачлылар, сезгә чиксез рәхмәтлемен.

Районыбызга киләчәк 2020 елда да тотрыклылык, бар халыкка бәхет, сәламәтлек, иминлек телим. Яңа ел бәйрәмнәре өйләрегезгә җылылык һәм күңел күтәренкелеге, онытылмас матур хатирәләр алып килсен. Һәр гаиләдә мәхәббәт, татулык булсын! Яңа елда барлык изге хыялларыгыз тормышка ашсын. Иминлек, муллык һәм сәламәтлек сезгә!

 

Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил НОТФУЛЛИН

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау тексты

2
X