Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Ихлас күңелдән котлаулар

Хөрмәтле укытучылар, тәрбиячеләр, барлык мәгариф хезмәткәрләре, ветераннар, хөрмәтле укучылар!

Сезне 1 сентябрь – Белем көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Яңа уку елы яңадан-яңа шатлык-казанышлар, уңышлар белән килсен. Һәр укучының күңеленә белем орлыклары тиешенчә салынсын, алар шытып, үсеп, җимешләрен татырга язсын.

Укытучыларга, тәрбиячеләргә нинди зур җаваплылык йөкләнгәнен һәммәбез дә беләбез. Шушы авыр хезмәтегездә сезгә түземлелек, уңышлар, үз эшегезне, балаларны яратуыгызны телим. Районыбыз мәктәпләрендә сыйфатлы белем алган балалар җәмгыятькә файдалы, чын шәхес булып үссеннәр, туган илен яратсыннар, ана телен сакласыннар, игелекле һөнәрләр сайласыннар, киләчәккә куанычны арттырсыннар!

Барыгызга да сәламәтлек, имин тормыш, куанычлы көннәр насыйп булсын!

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 1 сентябрь котлау сүзе Белем көне