Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Ихлас күңелдән, сезне!!!

Салкын кышларга кереп барганда, без иң җылы һәм якты бәйрәмнәрнең берсен – Әниләр көнен билгеләп үтәбез.

Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман.

Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, батыр да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә. Зур үсеп, үзебез әти-әниләр булсак та, без төпле киңәшләр сорап, сезнең янга киләбез, сезнең һәрчак безне аңлавыгызны, ярдәмегездән ташламавыгызны беләбез.

Сез гаилә учагын, тынычлыкны саклаучылар. Балалар гына түгел, ә бөтен җәмгыять аналар канаты астында. Сезнең иңнәргә бик зур йөк – гаилә мәшәкатьләре дә, һөнәри эшчәнлек тә, балалар тәрбияләү дә төшә. Сезнең хәер-фатихагыз, изге догада булуыгыз, йөрәк җылыгыз яшәргә көч өсти, зур эшләргә рухландыра. Ихлас яратуга бай күзләр, балам диеп  өзелеп торган назлы карашлар бары сездә генә була ала, газиз әниләр!

Барысы өчен дә бик зур рәхмәт сезгә!

Кадерледән кадерлеләребез, сезгә озын гомер, имин көннәр, балаларыгызның куанычларын гына күреп яшәвегезне телибез. Күңелегез тыныч, килер көннәрегез матур һәм һәрчак бәхетле булсын! Бар шатлыгым балам өчен дип яшәгән әниләрне хөрмәт итик, яратыйк! Бәйрәм белән Сезне, кадерле әниләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: энилэр коне