Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

ИЛДАР НӘСЫЙХ улы НӘСЫЙХОВның 65 яшьлек юбилее

Бар табигать җанланган ямьле язның 3 апрель иртәсендә әниебезнең кадерле тормыш иптәше, хөрмәткә лаек әтиебез, яраткан бабаебыз - Норма авылында яшәүче ИЛДАР НӘСЫЙХ улы НӘСЫЙХОВ үзенең 65нче язын каршылый.

Чын йөрәктән чыккан ихлас котлауларыбызны кабул итеп алсаң иде туган көнеңдә.
Әтиебез-безнең кадерлебез!
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңә
Туган көнең белән котларга.

65 яшь ул - әле ямьле язың,
Гомер үтә диеп борчылма.
Әни, балаларың, оныкларың янда,
Бәхетле син, әти, дөньяда.

Күпме генә бәхет теләсәк тә,
Бик аз булыр кебек тоела.
Кирәк чакта ярдәм кулы суздың,
Шәфкатьле син һәрбер балаңа.

Син бит безгә һәрчак иң нык терәк,
Тормыш сынаулары алдында.
Исән-имин озак яшә, әти,
Бәйрәмнәрең булсын тагын да.
Фото: http://yandex.ru
Иң изге теләкләр белән, сиңа булган чиксез рәхмәтләребезне җиткереп, әниебез Рузилә, балаларың Чулпан, Илида, Руслан, киявең Рамил, киленең Дилә, оныкларың Азат, Азалия, Азамат, Диана, Элина, кода-кодагыйларың һәм барлык туганнарың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250