Кадерле кешебез – әтиебез РӘЙХАН ГАБДЕЛХӘЙ улы ГАБДЕЛХАКОВка 50 яшь
Котлыйбыз

Кадерле кешебез – әтиебез РӘЙХАН ГАБДЕЛХӘЙ улы ГАБДЕЛХАКОВка 50 яшь

Яңгул авылында яшәүче кадерле кешебез - әтиебез РӘЙХАН ГАБДЕЛХӘЙ улы ГАБДЕЛХАКОВка 17 майда 50 яшь тула.

Әтиебез! Син дөньядагы иң матур сыйфатларның барысын да үзеңә туплагансың: кулларың алтын, күңелең керсез, кешелекле дә, туганчылыклы да, бала җанлы да син! Без синең белән горурланабыз! Юбилеең белән сине! Тәнең таза, җаның тыныч булсын! Әниебез Ләйлә белән тигезлектә, һәрчак шулай шат күңелле булып, озын гомер кичерегез. Без сине бик яратабыз!

Балаларың Гөлнара-Расил, Райнур. Бу теләкләргә әниебез һәм бабаебыз да кушыла.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев