Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле әниебез КӘҮСӘРИЯ САДЫЙК кызы САТТАРОВАның 65 яшьлек юбилее

Салавыч Сәрдегәнендә гомер кичерүче кадерле әниебез КӘҮСӘРИЯ САДЫЙК кызы САТТАРОВАның 29 апрельдә 65 яшьлек юбилее.

Кадерлебез! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Гомереңнең иң матур мизгеленә кереп барасың. Әйләнә-тирәңдә сине олылап, хөрмәтләп, сөеп торган якын кешеләрең.
Ә үзең һәрвакыттагыча кешелекле, акыллы сабыр һәм эчкерсез. 40 ел әбиебез белән матур килен һәм кайнана булып яшәп безгә үрнәк, тату тормышның серләрен төшендердең. Рәхмәт сиңа! Киләчәктә дә сиңа имин елларда әтиебез белән тигезлектә, әбиебез белән төп нигезне балкытып, балалар, оныклар игелеген күреп, тормыш юлларын иминлектә, сау-сәламәт булып үтәргә язсын.

Яшә тоеп дөнья матурлыгын,
Якыннарның тоеп җылысын.
Сәламәтлек бирсен Ходай сиңа,
Бу бәхетнең иң-иң олысы.
Иң изге теләкләр белән әбиебез Гатифә, әтиебез Мөнир, балаларың Наилә-Марат, Гөлия-Рамил, Сания-Алмаз, 7 оныгың.
images/image

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250