Пыжмара авылында яшәүче кадерле әниебез РЕЗЕДА РӘФКАТЬ кызы ЗАКИРОВАның 12 апрельдә 60 яшьлек юбилее.
Кадерлебез! Безнең өчен Син дөньяда иң сабыр, миһербанлы, саф күңелле, һәркемгә ярдәмгә ашыгучы үрнәк Әни. Шуның өчен без сине яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Сиңа сәламәтлектә, муллыкта, кадер-хөрмәттә, әтиебез белән тигез булып, җан тынычлыгында,күңел күтәренкелеге белән озын гомер кичерүеңне телибез.
Күз нурыңны бирдең безнең өчен,
Йөрәк җылың булды гел юлдаш.
Шатлыгыбыз арта сиңа карап,
Безнең өчен бәхет син булгач.
Иң изге теләкләр белән әниең, ирең, кызларың, 5 оныгың.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев