Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Кадерле әниебез Сәрия Гомәр кызы Котдусованың бүген - 2 май көнне туган көне

Кариле авылында яшәүче кадерле әниебез Сәрия Гомәр кызы Котдусованың бүген - 2 май көнне туган көне.

Безнең өчен иң кадерле булган хөрмәтле әниебез! Бүген синең туган көнең - димәк, безнең өчен бу икеләтә туган көн. Син булмасаң - без дә булмас идек, син тумасаң - без дә тумас идек. Сиңа корычтай тазалык, яхшы кәеф, исәнлек-саулык, бәрәкәтле озын гомер телибез. Сиңа шушы ямьле бәйрәмеңдә меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син - дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.
Әни - безнең өчен иң кадерле олы зат.Син балаларыңны аякка бастырган,борчылган,күпме куанычлар,бәхетләр кичергән кеше.Син hәркөнне күңел җылылыгы бирүче,киләчәккә өмет, нык таяныч,безнең өчен үрнәк булып торучы олы кеше.Көн дә биреп торган киңәшләрең,назлы сүзләрең көннән-көн яшәргә,тормыш итәргә көч hәм дәрт бирә.Без сине бүгенге көнең белән тәбрик итәбез! Туган көнең белән сине әни.


Иң изге теләкләр белән кызларың Роза, Лилия, кияүләрең Илнур, Илнур, оныкларың Адель, Илсаф, Иркә, Энҗе, бу теләкләргә кода-кодагыйларың да кушыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250