Кадерле әниебез ЯСИРӘ ШАКИРҖАН кызы ТИМЕРБАЕВАга 75 яшь тулды
Котлыйбыз

Кадерле әниебез ЯСИРӘ ШАКИРҖАН кызы ТИМЕРБАЕВАга 75 яшь тулды

Алан авылында яшәүче кадерле әниебез ЯСИРӘ ШАКИРҖАН кызы ТИМЕРБАЕВАга 10 апрельдә 75 яшь тула.

Әниебез! Сине гомер бәйрәмең белән чын күңелдән котлап, язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык,
җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч,
ягымлы бул. Әтиебез белән безне сөендереп озын-озак яшәгез.
Әле дә матурлар,
Әле дә матур пар.
Әкияттәй илемдә әти бар, әни бар,
Иркәли туган йорт җылысы, учагы,
Әтинең учлары, әнинең кочагы.
Иң изге теләкләр белән әтиебез, балаларың, кияүләрең, киленнәрең, оныкларың, оныкчыгың, кода-кодагыйларың.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев