Конкурста җиңү яулады
Котлыйбыз

Конкурста җиңү яулады

2019 ел тәмамланырга санаулы гына көннәр калганда башкалабыздан шатлыклы хәбәр килеп иреште: районыбызның “Кызыл юл” хуҗалыгы җитәкчесе ХӘЙРУЛЛИН Фердинанд Нургаян улы “Ел җитәкчесе” республика иҗтимагый конкурсында җиңү яулады.

Бу мәртәбәле дипломны аңа ТР Премьер-министры А.В.Песошин тапшырды (рәсемдә). Фердинанд Нургаян улы әлеге дәрәҗәле бүләккә 2019 елда ирешкән уңышлары өчен иң җитди номинациядә – “Инвестицион активлык өчен” лаек булды. Берничә көн алдарак кына бу хуҗалык республикакүләм “Эколидер” конкурсында өченче урынга лаек булган иде. Дәрәҗәле һәм бик лаеклы бүләкләрегез белән Сезне!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


җиңү

Нет комментариев