Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Мәрхәмәтле газиз әниләр

Сине ярты сүздән генә түгел, күз карашыннан ук аңлап, шатлык-кайгыларны үз йөрәге аша үткәреп, каршылыклар туган чакта беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыгучы, гомере буе балам дип яшәүче әниләр – мәңгелек тема.

Түнтәр авылында яшәүче Рәмзия Корбангалиева белән Гөлүзә Тихоновалар ил-көннәргә игелекле ул һәм кызлар бүләк иткән бәхетле аналар. Алар ана булу бәхете белән бүләкләгән өчен язмышларына мең рәхмәтле. Тормышларында гына түгел, хезмәтләрендә дә бик мактаулы алар. Икесе дә “Дуслык” җәмгыятенең алдынгы сыер савучылары.

Гел бергә, гомергә

Берсеннән-берсе акыллы, тәрбияле балалар үстергән Рәмзия һәм Фәнил Корбангалиевлар авылда хөрмәтле гаиләләрнең берсе. Алар икесе дә Түнтәрдә туган, биредә буй җиткән, тормыш корып, бүгенге көндә дә туган авылларында тырышып хезмәт куялар. Рәмзия ханым мәктәпне тәмамлагач, пешекче-кондитер белгечлеге алып, мәктәп, соңрак колхоз ашханәсендә, аннан фермада таналар группасында эшли. Фәнил әфәнде исә армия сафларыннан соң комбайн, “КамАЗ” һәм “ГАЗ-53” машиналарында хезмәт куя. Инде хәзер 10 елдан артык фермада икесе бергә сыер савалар.

– Өйдә дә, эштә дә гел бергә, бер-берегезне ялыктырмыйсызмы?– дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.

– Бергә эшләве җайлырак та әле ул. Быел менә өйләнешкәнебезгә 25 ел булды. Шөкер, тормышларыбыз мул, киләчәктә дә шушы бәхеттән аермасын Ходай, – ди Рәмзия апа.

Чыннан да, тормышлары мул, бәхетләре түгәрәк Корбангалиевларның. Кызлары Раилә тормыш иптәше Әнәс белән Самат исемле батыр егет үстерсә, Рания белән Фәннур шушы көннәрдә әби-бабайны тагын бер онык белән куандырырга җыена. Төпчекләре Фазыл исә Казанда автотранспорт техникумының икенче курсында белем ала. Данлыклы хоккейчы егет турында газетабыз битләрендә гел язып киләбез. Район, республика ярышларында гел матур күрсәткечләргә ирешкән егет гаиләсенең зур горурлыгы, бәхетләре булсын берүк.

Әниле әни бәхете

Түнтәр фермасында хезмәт стажы әллә ни күп булмаса да, терлекчелек тармагы Гөлүзә Тихонова өчен чит түгел. Яшь вакытларында беренче күнекмәләрен дә ул фермада алган.

Мәктәпне бетергәч, читкә китәсе итми Гөлүзә, чөнки кечкенәдән авыл тормышы якын була аның күңеленә. Аннан шәһәрдә кем көтеп тора, ә авылда бар да үзеңнеке. Мәктәптән соң тегүчелеккә укый. 1992 елда Биктәш егете Ринат Тихоновка кияүгә чыга. Хезмәт юлын Биктәш фермасында терлекче булып башлый. Берничә елдан гаилә сөенечләрен арттырып уллары Илдар, 15 елдан соң төпчекләре Илмир туа. Гаилә хәле сәбәпле, 2010 елда Тихоновлар гаиләсе Түнтәр авылына күченеп кайта. Гөлүзә фермада сыер савучы булып эшли башлый. Шул еллардан Айдар Сафиуллин белән бер группада килешеп эшлиләр. Кызганыч, күптән түгел Айдар вафат булган. Бүген исә Шамил Сафиуллин белән бергә эшли Гөлүзә. Тормыш иптәше Ринат та “Дуслык” җәмгыятендә хезмәт куя. Олы уллары Илдар тракторчы булып эшли. Төпчекләре Илмир Түнтәр урта мәктәбенең 5 сыйныфында белем ала. Тырыш хезмәт белән көн күрә Тихоновлар. Абзар тулы мал-туар, өчәр сыер тоталар, җәен кош-корт асрыйлар.

– Өчебез дә “Дуслык” җәмгыятендә эшләгәч, печәне-саламы, ашлыгы шактый бирелә. Хезмәт хакыннан кала, төп керем чыганагы бит инде маллар. Төп ярдәмчеләребез улларыбыз. Инде төпчеге дә кул арасына керә башлады. Исән-сау гына булсыннар, – ди Гөлүзә.

Ике ел элек Гөлүзә әнисе Фәүзия апаны үзләренә алып кайта. Аяклары авыртып, йөри алмаса да, Фәүзия апа йортның тоткасы булып, кадер-хөрмәттә, бик кадерле кеше булып гомер итә.

– Әниебез Фәүзия барыбызны бер йодрыкка туплап яшәүче кеше. Әтиебез Мөбарәкҗан белән сигез балага якты дөнья бүләк иткән әниебез бүгенге көндә исән-сау булган җиде баласының, оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп яши. Киләчәктә дә безгә терәк булып, сызлануларсыз яшәсен иде әле әниебез, – ди Гөлүзә.

Ял көннәрендә, бәйрәм вакытларында Тихоновлар нигезе балалар, оныклар белән тула. Якты йөз белән каршы алучы, тәмле ризыклар белән сыйлаучы Гөлүзәгә бирегә кайткан һәркем рәхмәт укый.

Үз нигезеңдә, якыннарың янәшәсендә сау-сәламәт булып, эшләп тапкан малыңның бәрәкәтен тоеп яшәү нинди зур бәхет. Сөекле әнисе кочагында үзе дә кадерле әни булып яшәве белән дә бәхетле Гөлүзә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәхет тәме