Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Пүскән авылында гомер кичерүче Ганиев Мәгъфур Гани улының 75 яшьлек юбилее

2 апрель көнне Пүскән авылында гомер кичерүче Ганиев Мәгъфурның 75 яшьлек юбилее.

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, бабабыз! Сине ихлас күңелдән гомер бәйрәмең белән котлыйбыз. Сиңа булган рәхмәтләребезне, күңелдәге теләкләрне сүз белән генә әйтеп бирергә мөмкин түгел, алар иксез-чиксез. Синең кебек сабыр, миһербанлы, саф күңелле әтиләр бик сирәктер. Син безнең таяныч та, ышаныч та, яклаучыбыз да, саклаучыбыз да. Әни белән безне үстердең, кеше иттең, барыбыз да мең рәхмәтләр укып, Сиңа озын гомер телибез. Киләчәктә тигез гаиләдә белән бер-беребезнең күңел яктылыгын, җан җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта, саулыкта яшәргә насыйп булсын!
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Яныбызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.
Иң изге теләкләр белән тормыш иптәшең, балаларың, килен-кияуләрен, оныкларың, кодаларыӊ.
Фото: buket-prazdnik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250