Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

РӘҖӘП БАРЫЙ улы МӘННАНОВның 60 яшьлек юбилее

Чапшар авылында яшәүче кадерле әтиебез РӘҖӘП БАРЫЙ улы МӘННАНОВның 31 март көнне гомер бәйрәме - 60 яшьлек юбилее.

Кадерле әтиебез! Сине юбилеең белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Сиңа җан тынычлыгы, исәнлек-саулык, Ходай биргән гомернең озынын, шатлык-сөенечләрнең олысын, кайгы-хәсрәтсез көннәр телибез. Безнең өчен тырышкан аяк-кулларың сызламасын, йөрәгеңә кайгы-хәсрәт җилләре кагылмасын. Киләчәктә әни белән бер-берегезнең күңел җылысын тоеп, тынычлыкта, муллыкта исән-имин тигезлектә яшәвеңне телибез.

Чәчләреңә, әти, чал керсә дә,
Син бит безнең йөрәк түрендә.
Озак яшә, әти, авырмыйча,
Син бит бу дөньяда бер генә.

Кабул итә син бездән тәбрик сүзен,
Шушы булсын олы бүләкләр.
Тыныч тормыш белән гел шат яшәү,
Озын гомер - безнең теләкләр.

Фото: kak2z.ru

Иң изге теләкләр белән әниебез Зөлфия, балаларың һәм туганнарың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250