Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

«Син – чыкылдап торган лирик шагыйрь»

Гарифҗан Мөхәммәтшин турында мәшһүр иҗат әһелләренең берсеннән-берсе матур фикерләре китапларда, матбугат басмаларында ярылып ята...

«Гарифҗан Мөхәммәтшинның шигырьләрен укып чыкканнан соң миндә шундый тәэсирләр калды:

Бу шагыйребез гүяки табигатьнең хәлен-халәтен яхшы сизә, хис итә һәм һәм шул халәтен шигырь итеп, әйбәт, җиңел итеп, көчле, мәгънәле итеп әйтә ала. Әйбәт хәл бу! Хәерле юл аңа! Бездән, абыйлардан! Хәсән Туфан.»

«Гарифҗанның иң әйбәт шигырьләре – әйтәсе килгән фикерләрен халыкчан, үтемле формада бирелүе белән аерылып торалар. Теле җиңел, ятышлы. Күп кенә шигырьләре музыкаль, алар көй язуны көтәләр. Илдар Юзеев.»

«Гарифҗан туганкай! Синең шигырьләрең миңа бик тә ошадылар! Как-раз мин теләгән темалар. «Кокушкино юлында» бик әйбәт. Әле бер шагыйрь дә әйталмаган фикерләр, агымнар бар. «Батырлар йөрәге»дә шәп. Үзебезнең чорны мәдәхләгән «Иделдә» дә начар түгел. Мин һичшиксез аларга көй язачакмын. Сара Садыйкова.»

«Син – чыкылдап торган лирик шагыйрь. Лирик юлларыңда җылылык та, ялкын да, ташкын да, моңсулык та, юмор да җитәрлек. Лирикада син гади һәм халыкчан. Шунда синең көчең дә, үзенчәлегең дә... Мәхмүт Хөсәен.»

«Гарифҗан Мөхәммәтшинның шигырьләренә, халыкта зур яңгыраш алган җырларына күркәм сыйфат – садәлек, гадилек белән ихласлык хас. Шагыйрьнең үз күңел дөньясы, иң якты хатирәләре, күзәтүләре, хыяллары аларда. Рәдиф Гаташ.»

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз күркәм юбилей Гарифҗан Мөхәммәтшин 80 яшьлек юбилей танылган шагыйрь Хәсән Туфан Илдар Юзеев Сара Садыйкова Мәхмүт Хөсәен Рәдиф Гаташ