Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

ТР Дәүләт Советы депутаты Балтач өлкәннәрен котлый

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм.

Кадерле әби-бабаларыбыз, сугыш һәм тыл ветераннары, лаеклы ялда булган өлкәннәребез!

Сез киләчәк буыннарның тынычлыгын кайгыртып, күпмилләтле Ватаныбызның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына күп еллар буена армый-талмый хезмәт иттегез, авыр тормыш юлы уздыгыз, сугыш елларының кыенлыкларын үз иңнәрегездә татыдыгыз. Сез бүген дә республикабызның иҗтимагый тормышында актив катнашасыз, яшь буынны үз үрнәгегездә тәрбияләүгә өлеш кертәсез. Без күп вакыт киңәш сорап сезгә – зирәк һәм тәҗрибәле буынга мөрәҗәгать итәбез.

Бәйрәм уңаеннан сезгә иң җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм.Сезгә нык сәламәтлек, имин тормыш, гаилә бәхете, якыннарыгыз кадер хөрмәтен тоеп, озак яшәвегезне телим. Бәйрәм белән сезне!

Камил Нугаев
ТР Дәүләт Советы депутаты

Фото: tatcenter.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз