Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Котлыйбыз

Юбилеең белән!

Казанда туып-үсеп, Балтачта яшәүче кадерле кешебез АЙРАТ РАВИЛ улы ХӘЙРУЛЛИНга 23 май көнне 50 яшь тула.

Шәһәр малае булса да, балачактан авылга (әниебез чыгышы белән Шубаннан), Балтачның табигатенә, кешеләренә
гашыйк Айратыбыз, автотранспорт техникумын тәмамлагач та, "Алга" хуҗалыгына эшкә кайтты, аннан ике ел райпо системасында эшләде. Шушында дуслар тапты, Балтач кызы Резидәгә өйләнде, өй салды, кызлары Айсылу, уллары Рамазан туды.
Тәвәккәлләп, үз эшен булдырды. Башта запас частьлар алып кайту белән шөгыльләнсә, соңрак Балтачта иң беренче булып газ заправкасы ачты, кайчандыр чүплек булган урында заманча техник хезмәт күрсәтү үзәге, ял итү комплексы булдырды. Банкет заллары, ял итү өчен җәйге йорт, сауна-бассейн, бер дигән кафе, заманча кунакханәне үз
эченә алган "Ял" комплексына юлаучылар, командировкага килүчеләр генә түгел, Америка, Италия, Япониядән дә туристлар булып, бик сокланып киттеләр. Без, якыннары да, шушындый тәвәккәл дә, гади дә, кешелекле дә Айратыбыз
белән чын күңелдән горурланабыз, күрсәткән яхшылыклары-изгелекләре өчен чиксез рәхмәтләребезне әйтәбез.
Айрат! Алтын юбилеең белән сине! Гомерең буе сау-сәламәт яшә, гел шушындый гади дә, мәртәбәле дә булып
кал! Безнең өчен син һәрвакыт ныклы таяныч, киңәшче һәм теләсә нинди очракта да ярдәмгә килеп җитүче олы
йөрәкле кеше булдың. Безне тагын да сөендереп, сокландырып, бик күпләргә үрнәк-өлге булып яшәргә, эшләргә,
әле тагын да зуррак уңышларга ирешергә язсын!

Туар елларда да тормышыңның
Бөтен ягы булсын түгәрәк.
Бер-беребезгә нык таяныч булып,
Гомер итик әле бергәләп!
Сине яратып, әти-әниең, апаң-җизнәң, Салават, Исламия, тормыш иптәшең Резидә, улың Рамазан, кызың Айсылу, киявең Эльфир, оныкларың, кода-кодагыйларың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250