Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Үлемсез полк

Татарстанлылар «Үлемсез полк онлайн»да катнашу өчен 9 майга кадәр социаль челтәрләрдә гариза бирә алачак

«Үлемсез полк онлайн» Бөтенроссия акциясенә теркәлүне озайттылар, гаризалар социаль челтәрләр һәм Акция партнеры сайты аша 12:00гә кадәр кабул ителә.

Барлык теләүчеләр «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» мини-кушымталары аша, шулай ук «Хәтер банкы» ресурсында акциядә катнаша ала. Үлемсез полк сайтында гаризалар җыю ябылган, теркәү 7 майда тәмамланды.

Акциягә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кушылды, ул Бөек Ватан сугышы вакытында яу кырында һәлак булган абыйсы Галимҗан Миңнеханов турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, узган ел «Үлемсез полк» акциясе беренче тапкыр дистанцион форматта узды. Быел онлайн-йөреш трансляциясе илнең барлык төбәкләрендә 9 майда узачак, ул җирле вакыт белән 15 сәгатьтә проект сайтында, социаль челтәрләрдә һәм телеканаллар битләрендә башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 9 май үлемсез полк җиңү көне бессмертный полк Бөек Җиңүнең 76 еллыгы