Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

Шеңшеңәрдә «Маҗаралы Яңа ел» исеме астында күңелле тамаша үткән (фото)

Киләсе Яңа ел илебезгә тынычлык, барлык кешегә сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы алып килсен иде!

Шеңшеңәр китапханәсендә өлкән яшьтәге китап укучылар өчен «Маҗаралы Яңа ел» исеме астында күңелле тамаша үткән.

Балалар бәйрәмне түземсезләнеп көткән кебек, өлкәннәр дә Яңа ел бәйрәмен бик яраталар. Бәйрәм чарасында алар Убырлы карчыгы белән Чунга-чанганың ничек итеп кайгыга баткан Кыш бабайга Кар кызын эзләп табарга ярдәм итүләре турында тамаша кылдылар. Үзләре дә бик теләп ярдәм итәргә алындылар.

Кичәбез, Кар кызы табылгач, тагын да җанланып китте. Кар кызының изге теләкләрен, матур җырларын тыңлап, яшьлекләрен искә алып үзләре дә кушылып җырлап утырдылар. Күңелле уеннарда актив катнаштылар.

Бәйрәм чаралары балалар бакчасында, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында дәвам итә. Өлкәннәр балаларның җырлаганнарын, биегәннәрен бик яратып карап утыралар. Китапханәдә үткәрелгән чараларда исә, үзләре рәхәтләнеп күңел ача алдылар. Көндәлек мәшәкатьләрен онытып, бәйрәмнән күтәренке кәеф алып, алга таба да очрашырга сүз куешып таралыштылар.

Әлеге чарага бүгенге көндә илебез тынычлыгын саклауга мобилизацияләнгән егетләрнең әниләре дә чакырылган иде. Алар да, әзгә генә булса да бәйрәм кәефе алып, күңелләрен күтәреп чарада катнаштылар, дип хәбәр итәләр Шеңшеңәрдән.

Киләсе Яңа ел илебезгә тынычлык, барлык кешегә сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы алып килсен иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев