27 июнь – Россиядә Яшьләр көне!
Мәдәният

27 июнь – Россиядә Яшьләр көне!

Бәйрәм булгач ул инде календарь битендә генә билгеләнеп калмыйча, районыбызда да шаулап-гөрләп үтәчәк.

Димәк, 27 июнь көнне барлык яшьләрне һәм күңелләре белән 18дә калучыларны “Сабантуй” ял паркында 19.00 сәгатьтә узачак бәйрәмгә чакырып калабыз. Елдагыча биредә төрледән-төрле кызыклы бәйгеләр, күңелне дәртләндерүче җыр-бию булачак. Кил, күр һәм рәхәтләнеп күңел ач. Яшьлек бит ул бары бер генә, кадерләрен аның бел генә...

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


яшьләр көне

Нет комментариев