Балтач мәктәбе укучылары  Кыш бабай  Яз кызы, Җәйсылу, Көзбикә белән очрашты (+фото)
Мәдәният

Балтач мәктәбе укучылары Кыш бабай Яз кызы, Җәйсылу, Көзбикә белән очрашты (+фото)

Җәйсылу исә кызларга фетрдан кызыл мәк чәчәге брошкасын ясау серләрен өйрәтте.

Кыш елны башлаучы да, тәмамлаучы да.  Яңа елга санаулы көннәр калганда, Кыш бабай  Яз кызын, Җәйсылуны, Көзбикәне үз янына дәште. Ел фасыллары 12 ай дәвамында табигатьтә булган үзгәрешләр хакында хисап тоттылар.
Күптән түгел  Балтач Үзәк балалар китапханәсендә, Пушкин картасы программасы кысаларында, “Ажурный цветок” дип аталган  мастер-класс үтте.

Чарада катнашкан Балтач урта мәктәбенең 8-а, 8-б, 8-в, 8-г сыйныфында укучы кызлар ел фасыллары биргән биремнәрне үтәделәр. Җәйсылу исә кызларга фетрдан кызыл  мәк чәчәге  брошкасын ясау серләрен өйрәтте.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Балтач Үзәк балалар китапханәсе

Нет комментариев