Балтач Үзәк балалар китапханәсенә кунак килде (фото)
Мәдәният

Балтач Үзәк балалар китапханәсенә кунак килде (фото)

Көзбикә үзе белән кызыклы уеннар алып килгән иде.

4 сентябрь көнне Көзбикә Балтач Үзәк балалар китапханәсенә кунакка килде. Биредә ул «Осень в гости к нам пришла...» дип аталган интеллектуаль уенда катнашты.

Көзбикә үзе белән кызыклы уеннар алып килгән иде. Балтач гимназиясенең 3-А һәм 3-Б сыйныфлары укучылары Көзбикә белән бергә «Яфраклар яңгыры», «Кайнар бәрәңге», «Хәрәкәтлән дә, тукта!» кебек уеннарда бик теләп катнаштылар.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Балтач Үзәк балалар китапханәсе

Нет комментариев