Балтач районы Сабан туен үзләренең дәртле җыр һәм биюләре белән ямьләндерер өчен эстраданың популяр парлы артистлары Алсу-Азат Фазлыевлар, Зинира-Ризат Рамазановлар, Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле кайтачак. Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән җырчыларыбыз чыгышлары да бәйрәм сәхнәсен бизәр.
Сабантуйны оештыру комиссиясе елның-елында райондашлырыбыз игътибарына махсус бер зур сюрприз тамаша әзерли. Быел бу тамаша бик күпләрнең күңеленә хуш килер дип уйлыйбыз.
Шулай ук төрле бәйге-ярышларда, спорт уеннарында көч сынашып, саллы бүләкләр оту мөмкинлеге бар. Ат чабышы, милли көрәш - Сабантуйның күрке булып тора.
Хөрмәтле райондашлар, кайткан кунаклар!!! Сезне 16 июль көнне "Сабантуй" паркына Балтач район Сабан туена чакырып калабыз!!!
Сабантуй сәгать 10.00 башлана. Рәхим итегез!!!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев