Балтачтан Тукай эзе буенча (+фоторепортаж)
Мәдәният

Балтачтан Тукай эзе буенча (+фоторепортаж)

25 май көнне район һәм авыл китапханәчеләре Бөтенрәсәй китапханәчеләре көне уңаеннан, татар угьлы, үлмәс иҗат әһеле Габдулла Тукай эзеннән Яңа Кырлайдагы Тукай музеена мәдәни экскурсиягә бардылар.

Искиткеч бай, шул чор аһәңе белән төрелгән экспонатлар белән танышып, рухи дөньяларын тагын да баетты әлеге һөнәр ияләре. Оештыручылары һәм чараны тормышка ашыручыларга рәхмәтләрен әйтеп, күңел күтәренкелеге белән кайтты китапханәчеләребез әлеге сәяхәттән.
Үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен каршы алган көннәрдә алар иң зур рәхмәтләрен икенче әниләредәй якын күргән район үзәк китапханә мөдире Резеда Зариповага җиткереп, аңа сәламәтлекнең ныгын, бәхетле көннәр һәм әле бергә-бергә озак эшләргә язсын иде диеп телиләр.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев