Диләрә һәм Миләүшә «Призвание» конкурсы лауреатлары (+фоторепортаж)
Мәдәният

Диләрә һәм Миләүшә «Призвание» конкурсы лауреатлары (+фоторепортаж)

13 октябрь көнне казан шәһәрендә «Призвание» дип исемләнгән Бөтенроссия конкурсы узды, Балтач кызлары биредә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Әлеге конкурс музыка, сәнгать мәктәпләре һәм мәдәни белем бирүче һөнәри белем бирүче уку йортлары укытучылары арасында узды.
Конкурсның максаты музыка укытучысы һөнәренең әһәмиятен ассызыклау, мөгаллимнәрнең эшчәнлекләрен активлаштыру, тәҗрибәләр белән уртаклашу.

Әлеге конкурста Балтачыбызның берсеннән-берсе талантлы, моңлы җырлары белән халык мәхәббәтен яулаган Диләрә Хәйдәрҗанова (Вахитова) һәм Миләүшә Сафина катнашты.

Диләрәбез ариа башкарып, "Аккадемия җыры" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булса, Миләүшә "Эстрада җыры" номинациясендә үзенең җырын башкарып, шулай ук беренче дәрәҗә лауреат исемен яулады.

Диләрә бүгенге көндә Арча педагогия көллиятендә, ә Миләүшә Кукмара сәнгать мәктәбендә эшли. Хәер, кайда эшләүләре мөһим түгел, иң мөһиме алар Балтач кызлары, Балтач йолдызлары. Афәрин, кызлар.
Диләрә Хәйдәрҗанова фотолары

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


250

Нет комментариев