“Факел” кышны озатырга чакыра
Мәдәният

“Факел” кышны озатырга чакыра

25 март көнне иртәнге сәгать 10:00дә “Факел” яшүсмерләр клубы Каенлык урамындагы ачык шугалакта кышны озату чарасы үткәрәчәк.

Биредә балалар өчен төрле конкурслар, уеннар булачак, гаилә эстафеталары үткәреләчәк, пневматик винтовкадан атып, үз көчеңне сынап карап булачак.

Җыр-моң белән үрелеп барачак әлеге бәйрәмгә килеп, язны бергәләп каршылап, рәхәтләнеп ял итик дуслар.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


кышны озату

Нет комментариев