Балтач Сабантуенда чыгыш ясар өчен, вакытлары кыска булу сабәпле Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов вертолетта очып килделәр.
Алар белән сәхнәдә бала-чага да рәхәтләнеп күӊел ачты, биеде. Көн саен йолдызлар белән бергә чыгыш ясамыйсыӊ бит. Сәхнәдә чыгыш ясау белән бергә, күренекле җырчылар берничә уенда да катнашырга мөмкинлек таптылар. Вертолеттан арбага күчеп утыру бераз сәеррәк булса да, сер бирмәде Гүзәл. «Арбада сикереп бару нәкъ вертолетта очкан шикелле», - диде ул тормыш иптәше Илдар Хәкимов ияләгән арбага утырып килгәннән соӊ. Биек үкчәле туфлиләрен дә салмыйча, чиләк белән су ташу уенына да катнашты. Күз тимәсен, суны түкмичә, тиз ташый икән, диеште карап торган тамашачылар.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев