Рамиләбез «Татар кызы» бәйгесендә Балтач данын яклады
Мәдәният

Рамиләбез «Татар кызы» бәйгесендә Балтач данын яклады

Кичә Арча шәһәрендә узган "Татар кызы - 2017" халыкара бәйгесенең сайлап алу турында Балтач кызы Рамилә Таҗетдинова уңышлы чыгыш ясап кайтты.

"Татар кызы" бәйгесе - ул күңел ачу өчен генә үткәрелми, ә шушы тамаша аша, татар халкының йөзек кашы, намусы, киләчәге булган хатын-кызларыбызның милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максаты белән үткәрелә. Биредә катнашучылар саф татар телендә аралашып, иҗади номерлары аша үзләренең җыр-моңга булган сәләтләрен дә күрсәтә алдылар. Райондашларыбыз тарафыннан яратылып өлгергән үзешчән җырчы Рамилә Таҗетдинова әлеге бәйгедә дә Балтачыбыз данын горур яклады.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев